Бер
кичутрасы иде, әни,
синең белән...
Бары бер кич.
Бик күп калган әйтер сүзләрем.
Сиңа гына ышандырыр серләрем бар,
күреп туймаганнар сине күзләрем.
Җавапсызлар бик күп сораулар да.
Тавышыңны колак сагынган.
Тынычланыр идем, хыялдагы кебек
кулларыңа үбеп кагылсам.
Утырасы иде, әнкәй...
маңгаеңның
сырларыннан күзне алмыйча.
Уйларыңны бүлмәс өчен кымшанмый да,
ялгышып та сулыш алмыйча.
Чак басылыр идем кебек
нәзереңне
бер ишетсәм тагын үзеңнән:
"Ата-ана алдан китү дөрес,
миннән калгач,
еламагыз, балам, сез!"- дисәң.
Берсүзсез дә,
үзең аңлар идең синсез
түзалмаслык авыр икәнен.
Аңлап, гафу итәр идең
үтәмәвем
"Еламагыз" дигән сүзләрең.
Уем якты, сүзем ихлас, чөнки
синең каның ага канымда.
Барсы өчен рәхмәт укып, әни,
эх,
бер утырсам иде яныңда!!!
...Кузгалмый да... таңга кадәр.
Берчә тынып, берчә серләшеп.
Җитәкләшеп... сыенышып...
җаныбызны җанга терәшеп...
Таңга кадәр.
Синең белән.
Икәү генә.
Кайта алсаң әгәр бер кичкә.
Тулы кичкә килеп чыгалмаса,
бәлки,
бер минутка?!
...Һичбулмаса, ярты мизгелгә...
...синсез
никадәрле авыр икәнлеген сөйләп,
бер елыйсым килә иңеңдә...